Казанда иртәгә “Интернет-долголетие” проекты эше кысаларында беренче укулар узачак.

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
Өлкән яшьтәге казанлылар иртәгә компьютер грамоталыгы нигезләрен өйрәнүне башлыйлар. “Интернет-долголетие” программасы рамкаларындагы укулар Социаль һәм Гуманитар белем алу институты базасында кичке сәгать биштә (17.00) башлана.
 
Персональ компьютерлар, интернет челтәрендә эшләү, электрон почта, тавыш белән аралашу чаралары, электрон рәвешендә дәүләт хезмәт күрсәтүен алу, WINDOWS“ операцион системасының эшләү принципы, Microsoft Word текстларын куллануны өйрәнүне беренчеләрдән булып Вахитов районында яшәүчеләр башлый. Бу районның мәшгульлек үзәгенә 57 гариза бирелде. Укулар якын көннәрдә Казанның башка районнарында да башланачак.
Интернет-Долголетие” проекты кысаларында 10000 кеше Татарстан Республика бюджетыннан компьютер белеменә өйрәнәчәк.
 Картлык буенча пенсия алучылар яки льготалары булган инвалидлар, караучысын югалтканнар һәм шулай ук пенсия алды гражданнары (картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен 2 ел алдан, вакытыннан алдан билгеләнгән картлык буенча пенсионерлар өчен) эшсез калганнар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшьлек ирләр бу программада укырга хокуклы.
Семинарда югарыда саналган категория гражданнары шәхси гаризаларын яшәү урыннары якын булган мәшгүльлек үзәкләренә биреп катнаша ала.
Кабул итү үзәкләрендә пенсия удостоверениеләре һәм паспортлары күрсәтелергә тиеш. Гаризага паспорт һәм удостоверение копияләре теркәлә.
Яңа Савиново районының “Интернет-Долголетие” проектының тормышка ашу турындагы белешмәне төгәлерәк 544-29-03 телефоны аша алырга мөмкин. Фотосүрәт сайтта www.Liventernet.ru.
 
Төгәлрәк белешмәне кайнар линия телефоннары аша алырга мөмкин:
1.
ГКУ ЦЗН г. Казани
Әйдәп баручы инспектор
Бекетова Лилия Ивановна
Тел. 562-48-09
2.
Филиал ГКУ ЦЗН г. Казани по Советскому району
Эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе
Хайруллина Инна Сергеевна
Тел. 273-90-45
3.
ГКУ  ЦЗН Авиастроительного района г. Казани
Әйдәп баручы инспектор
Майорова Татьяна Алексеевна
Тел. 537-86-03
4.
ГКУ  ЦЗН Вахитовского района г. Казани
Шогыльлек һәм хезмәт базары программасының бүлек җитәкчесе
Шахмуратова Галина Геннадьевна
Тел. 277-52-32
5.
ГКУ  ЦЗН Кировского района г. Казани
Әйдәп баручы инспектор
Павлушина Татьяна Аркадьевна
Тел. 554-77-36
6.
ГКУ  ЦЗН Московского района г. Казани
Эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе
Матвеева Светлана Александровна
Тел. 543-47-72
7.
ГКУ  ЦЗН Ново-Савиновского района г. Казани
Әйдәп баручы инспектор
Морозова Евгения Владимировна
Тел. 544-29-03
8.
ГКУ  ЦЗН Приволжского района г. Казани
Әйдәп баручы инспектор
Калугина Елена Николаевна
Тел. 224-88-05
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International