“Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу һәм жинаять кылу профилактикасы” исемендәге республика семинары үз эшен башлый.

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
Ливадия санаторий-профилакторий базасында “Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу һәм жинаять кылу профилактикасы” исемендәге республика семинары иртәгә үз эшен башлап җибәрә. Чараның оештыручысы булып “Гаилә” исемендәге балаларга һәм гаиләгә ярдәм итүче социаль үзәк тора.
Семинарда “Үзеңә ышан!” исемле балигъ булмаган балалар арасында кабатлап хокук бозу һәм жинаять кылуны булдырмау Республика максатчан программасын тормышка ашыруда катнашучы 26 муниципаль берәмлектән 54 белгеч катнашачак.
Катнашучылар игътибарына балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуны ведомостьлар арасында оештыру системасы сораулары, хокук бозуның профилактика методлары, пенитенциар системаның реабилитация эше эчтәлеге һәм тәҗрибәсе, чит ил һәм Рәсәй регионнары реабилитация эше тәҗрибәсе буенча мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Тәкъдим ителгән тәҗрибә урыннарда балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу һәм жинаять кылу реабилитация процессын оештыру һәм программасы тормышка ашыру өчен яңа перспективалар ачачак.
Семинар 4нче февральдә үз эшен тәмамлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International