Шәһәр автомобиль юллары идарәсе   муниципаль унитар предприятиесендә күчмә Эш бирүче көне

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге  эш эзләүче гражданнарны    агымдагы елның 11 маенда  иртәнге сәгать тугыздан алып  унбергә  кадәр  үзачак күчмә Эш бирүче көненә чакыра.

Бу чара  Әлмәт шәһәре Р. Фәхретдин урамы, 45«А» бинасында урнашкан  «ГУАД»  муниципаль унитар  предприятиесендә үтәчәк. Сезнең өчен әлеге һәм башка  вакансияләр тәкъдим ителә:

- яшеллек  хуҗалыгы эшчесе (хезмәт хакы 15000 сумнан башлап);

- маляр (хезмәт хакы 15000 сумнан башлап);

- каравылчы (хезмәт хакы 12000 сумнан башлап).

Әлеге чара барышында предприятие белән танышырга һәм эш бирүче белән әңгәмә  узарга  мөмкин булачак.

Сезне түбәндәге адрес буенча: Әлмәт шәһәре Р. Фәхретдин урамы, 45«А»  йортында  көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International