Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан “Зәй ит комбинаты” ҖЧҖ, үзәкнең күчмә офисын кулланып, “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырылды.
Чара кысаларында хезмәткә урнаштыру һәм махсус прораммалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева предприятие хезмәткәрләренә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” Законның төп нигезләмәләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә үзенә кирәкле эшне эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе турында мәгълүмат бирде.
Очрашу барышында белгечләр эшкә урнашу вакытында уртача хезмәт хакын саклап пособие түләү, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм сроклары белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Чарада катнашучыларга “Работа в России” порталының мөмкинлекләре, аның уңайлылыгы буенча мәгълүмат бирелде. Чарада барлыгы 22 кеше катнашты.