«Веста» үзәге белгечләре «Кыр кухнясы» эшендә катнаштылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Ел саен Түбән Кама шәһәре администрациясе Бөек Җиңү Көне уңаеннан «Кыр кухнясы» оештыра. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен оештырылган әлеге чарада традиция буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм “Веста” үзәге белгечләре дә актив катнаша.

9 мае көнне, бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, ачык һавада сугыш мәйданчыгын хәтерләткән «Кыр кухнясы» оештырылган иде: бәйрәм өстәлләре ясалган, карабодай һәм тушенкадан чын күчмә кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы әзерләнгән. Ветераннар боларның барысы белән сыйландылар.

Үзәк белгечләре ветераннарны җылы сүзләр белән каршы алдылар,сый-нигъмәт белән тулы өстәлләргә утырттылар, кайнар чәй һәм ботка белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International