Түбән Кама «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр төрледән-төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. “Осталар иленең” чираттагы дәресендә яшүсмерләр уенчыклар бәйләүнең яңа төре белән таныштылар.
Амигуруми – кечкенә йомшак җәнлекләр бәйләү япон сәнгате. Узган дәреснең максаты – тәрбияләнүчеләрнең моторикасына уңай йогынты ясау, тырышлыкларын арттыру.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләр дөнья иҗаты турында күбрәк белергә генә булышмый. Үз куллары белән ясаган һәр уенчыкка бала күңелен һәм мәхәббәтен өсти.