Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү бүлегендә 2015 нче елдан тоз бүлмәсе эшли башлады. Ул Татарстан Республикасынын Министрлар Кабинеты оештырган конкурста отылган грантка ясалган. Бу грант инвалидларның җирле оешмасы белән берлектә отылды.
Тоз бүлмәсе – тоздан ясалган бина, анда тулысынча җир асты тоз пещерасы микроклиматы барлыкка килә. Процедуралар музыка һәм тиешле яктырту астында бара, организм тулысынча ял итә.
Тоз бүлмәсендә тернәкләнү – төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы процедура. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авыруларына, нерв системасына уңай тәэсир итә.
Өч ел эчендә тоз бүлмәсендә ике йөздән артык кеше сәламәтләнде.