Югары Ослан районындагы “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 2017 нче елның маеннан алып социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла.
Комплекслы чаралар үстерү буенча нәтиҗәле практикалар гамәлгә ашыру кысаларында, “Тегү эше” буенча хезмәт тернәкләндерү юнәлеше кабинетында уңышлы дәресләр үткәрелә.
Хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләләрне үзмәшгульлек белән кызыксындыруга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, шулай ук үз көнкүреш бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Бүлмә барлык кирәкле әйберләр белән дә җиһазландырылган. Бүгенге көндә “Тегү эше” юнәлеше буенча дәресләргә социаль озату карамагында булучы дүрт әни йөри.
11 май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Ләйсән Сөнгатуллина җитәкчелегендә “Тегү күнекмәләрен булдыру” темасы буенча чираттагы дәрес үткәрелде. Барлык катнашучылар кабинетта шөгыльләнеп, яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге генә түгел, ә үзләренең көнкүреш бурычларын хәл итә алалар.
«Күп гаиләләр йорт хуҗалыгы алып барганда сизелерлек матди кыенлыклар кичерә. Кием тегү, шулай ук киемне ремонтлау күнекмәләрен куллану гаилә көнкүреш проблемаларын һәм чыгымнарын сизелерлек дәрәҗәдә киметүгә илтә», – ди Ләйсән Сөнгатуллина.