«Ласка» приюты карамагындагы балалар велойөгерештә катнашты

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган велосипед ярышлары оештырылды. Дүртенче тапкыр үткәрелә торган спорт чарасы 5 май көнне сәгать җидедә Красный Бор авылында башланды.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приюты карамагындагы балалар әлеге чарада актив катнаштылар. Алар 13 чакрымлык дистанциядә Азево авылына беренчеләрдән булып килделәр һәм эстафетаны алга таба район буенча тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International