8 май көнне Кукмара муниципаль районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр өчен Кукмара шәһәренең Җиңү Паркына экскурсия оештырылды.
Тәрбиячеләр Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрделәр, Кукмара районыннан сугышта катнашучылар исемлеге белән таныштылар. Социаль педагог җитәкчелегендә балалар мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.