А.Баталов исемендәге драма театрында «Бергә булдырабыз» дигән проект уңаеннан «Сотворившая Чудо» дигән спектакль күрсәтелде.
Әлеге сәхнә әсәрен «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикле тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең әниләре тамаша кылды.
Барлыгы чарада 10 ана катнашты. Аларның барысы да күңелле ялдан канәгать калды, күңел ачтылар. «Бергә булдырабыз проекты мондый мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга рәхмәт», - диде алар.