«Гармония» халыкка комплекслы ярдәм социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Буаның туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырдылар.
Чараның максаты Бөек Ватан сугышына нисбәтле экспозиция белән танышу. Музейда икенче бөтендөнья сугышы чорына караган экспонатлар урнаштырылган.
Балалар Буа төбәгеннән чыккан сугыш каһарманнары тарихын зур кызыксыну белән тыңлады. Сугыш хатлары белән дә таныштылар, тарихи экспонатларны җентекләп карадылар.
Чарану оештыручылар хәбәр иткәнчә, мондый сәяхәтләр балаларда патриотик рух тәрбияләргә булыша.