4 нче май көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəр Казан шəһəренең тарихи урыннары буйлап сəяхəттə булды.
Безне ачык йөзле экскурсовод Наталья Александровна каршы алды. Аның ярдəмендə өлкəннəр һəм инвалидлар баштанаяк Казан тарихына чумды. Жəяүле экскурсия "Татар бистəсе" музее, "Казан Изге Ана иконасы" Богородица монастыре һəм тагын бик күп жирлəр аша үтте. Казанның истəлекле урыннары - Кремль, "Казанның меңьеллыгы" паркы, Курчак театры, 2013 елда "Универсиада" хөрмəтенə төзелгəн заманча объектлар буйлап та эчтəлекле экскурсия уздырылды.
Өлкəннəр элек үзлəре яшəгəн урыннарны искə төшерде, үткəннəрдәге хатирәләрне яңарттылар. Казан шəһəре чиксез хис-кичерешлəр уятты һәм үзе турында бары тик матур тəэсирлəр калдырды.