Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Җиңү көненә багышланган, рәсемнәр конкурсы булып узды.
Чараның максаты мәктәпкәчә балаларда һәм укучыларда туган якка мәхәббәт уяту, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын хөрмәт итү хисе тәрбияләү.Шулай ук баланың иҗади сәләтен үстерү, ди проект авторлары.
Конкурста 6-11 яшьтәге балалар катнашты. Проект нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Фадиева Лиза;
2 урын – Дохина Азалия;
3 урын – Юсифова Эльвина яулады. Җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.