Теләчедә буыннар очрашуы

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018елның 4 маенда «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Мин-Җиңү варисы» исемле түгәрәк өстәл уздырды.

Анда ике буын вәкилләре катнашты. Җанлы сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар ветераннарыбызның сугыш афәтләре турында сөйләгәннәрен бик бирелеп тыңлап утырды. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Авыр сугыш елларын узган ветераннар ирекле волонтерлар белән очрашуга чиксез шат булуларын һәм рәхмәтләренбелдерде.

Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. . Шушындый мәшәкатьле заманда безнең ихтибарга, кайгырту  лаек кешеләр турында онытырга мөмкин түгел. Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның тәрбиясе һәм культурасы чагылышы, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International