Лениногорск муниципаль районының дәүләт автоном үзәге «Исток-Башлангыч» бүлекчәсе өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменең 73-нче еллыгына багышланган «Беркем дә, берни дә онытылмады» дигән акциясы узды.
Эшчеләр тол калган хатыннарның, сугышта катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып рәхмәт белдерде. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш эшләр күрсәтте. Социаль хезмәткәрләр һәм мәктәп укучылары шәһәр зияратында Бөек Ватан сугышында катнашканнарның каберләрен рәтләделәр.
Авылда эшләүче социаль хезмәткәрләр дә шәһәр хезмәттәшләренән калышмады. Волонтерлар белән берлектә якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, йорт янындагы ишекалларын җыештырдылар. Шулай ук хезмәткәрләр көче белән авылдагы сугыш даны хәйкәлләре тәртипкә китерелде.