4 майда "Астра" тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк “Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту” дигән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәнең максаты: балаларның гадәттән тыш хәлләрдә белемнәрен гомумиләштерү, куркынычсызлык кагыйдәләре белү, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру, табигатькә сак караш, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Әңгәмә барышында балалар: вулкан, җир тетрәү, су басу, урман янгыннары турында белде. Сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышты. Әңгәмә балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен тагын да арттырды. Бу чарада 18 бала катнашты.