республиканың 979 кешесенә беренче бала өчен пособие билгеләнгән

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Татарстан районнарының социаль яклау бүлекләренә, 2018 елның 1 гыйнварыннан дөньяга килгән гаиләдәге беренче бала өчен түләүгә дәгъва кылучылардан гаризалар килеп тора. Агымдагы елның 4 маена ай саен беренче бала өчен бирелә торган акчалата түләү республиканың 979 хатын-кызына билгеләнгән.

Татарстан әниләре өчен быел пособиет 8490 сум тәшкил итә.

Авыл җирендә яшәүче аналар бер тапкыр түләнелә торган акчага гаризалар тапшыра

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның кысаларында,яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

Болар – керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга  ким булган гаиләләрнең беренче балаларына аталган түләүләр, ипотека әҗәтләү (кредитлау) программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар сырхауханәләре төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү «Республика матди ярдәм үзәгенә», бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International