«Без булдырабыз» проекты уңаеннан «Апрель» үзәге Дербышка балалар интернат йортында булды.
Очрашу вакытында балаларның интернаттагы тормышына кагылышлы мөһим моментлар турында фикер алыштылар. «Апрель» үзәге белгечләре балаларның тормышы белән танышты. Шулай ук балалар белән ничек шөгыльләнү буенча тәҗрибә уртаклашты.
«Без булдырабыз» проекты, Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге проект 2 интернат-йортта балага ярдәм күрсәтү өчен дисциплина ара программалар кертүгә һәм хезмәткәрләрнең профессионал әзерлекләрен үстерүгә юнәлтелгән.