Лениногорск шәһәрендә ел башыннан һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр 1402 укучыга күрсәтелгән

2018 елның 4 мае, җомга

Ел саен Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр һәм район укучыларына булачак һөнәрләрен билгеләргә булыша. Агымдагы елның гыйнвар аеннан май аена кадәр 1402 укучы һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үтте.

Тест үткәрүдән тыш, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларга һөнәр сайлау механизмнары турында, шулай ук иң популяр һәм кирәкле белгечлекләр турында сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International