Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернат-йортында “Сугыш еллары музыкасы һәм җырлары” дигән кичә узды. Әлеге чараны реабилитолог Людмила Замалетдинова һәм Рашид Вәлиев оештырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар катнашкан әлеге кичә барышында сугыш еллары җырлары тарихы белән таныштырдылар. Соңыннан интернат-йортында яшәүче Анна Ватрушкина, Михаил Туртыгин, Людмила Баранова, Гомәр Нәжметдинов башкаруында хәрби җырлар яңгырады. Музыкаль кичә катнашучыларда онытылмаслык хәтирәләр калдырды.