Питрәч районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә чираттагы «Сабый тартмасын» күп балалы гаиләгә тапшырдылар.
Әлеге проект 2016 елның башыннан «В твою пользу» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект идеясе Финляндия социаль сәясәте практикасыннан алынган, анда инде 75 ел дәвамында булачак әниләр дәүләттән бүләк ала – балага кирәк-яраклар салынган катырка тартма.
Чараның төп бурычы – беренче айларында баланы тәэмин итәргә булышырга, әни кешедә авыр минутта ул ялгыз калмаячак икәненә ышаныч уяту.