Җиңү көненә багышланган котлау марафоны

2018 елның 4 мае, җомга

Буаның «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган котлау марафоны оештырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен музыкаль котлауны Буа шәһәре гармунчылар дуэты әзерләде.

Шунысын да әйтергә кирәк, барлыгы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә 8 ветеран-фронтовик, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 16 тол хатыннары һәм 80 тыл хезмәтчәннәре торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International