Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында укулар үткәрделәр

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы белән берлектә интернатта яшәүчеләр, хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәтүләр булып узды.

Алдан әзерлек эшләре вакытында хезмәткәрләргә янгын чыккан очракта hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында ниләр эшләргә кирәклеге турында тагын бер тапкыр искәртелде.

Сәгать 10 да янгын турында хәбәрләмә ишетүгә, хезмәткәрләрнең бер өлеше интернатта яшәүчеләрне эвакуацияләүгә, ә янгын сүндерү дружинасы сүндерү имитациясенә керештеләр.

Эвакуация төгәлләнгәч, инспектор В.С. Соборнов нәтиҗә ясады hәм куелган максатның үтәлүен уңай яктан бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International