«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә спартакиада узды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар уздыру кысаларында Кукмара балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен спартакиада узды.

Спорт чарасы барышында балалар үз командаларына исем һәм девиз уйлап таптылар, озынлыкка сикерү буенча, өстәл теннисы, дартс уенында көч сынаштылар.

Барлык катнашучылар да мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International