Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар – актив тормыш рәвеше һәм спорт сөючеләр. Администрация белән килешүләр нигезендә алар атнага ике тапкыр «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөриләр.
«Социаль хезмәтләр алучылар рәхәтләнеп өстәл теннисы уйный,- дип сөйли психолог Флера Мусина”. Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр исә Югары Ослан авылы ветераннары белән бергә тренажерлар залында шөгыльләнә.