Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанда ветераннар өчензур күләмдә тантаналы һәм истәлекле чаралар үткәрү планлаштырылган.
Традиция буенча Казанда Җиңү паркында Мәңгелек уткачәчәкләр салу тантанасы һәм Үлемсез полк парады узачак. Тантаналы чаралар Татарстанның һәм һәр муниципаль районында узачак.