Зәйдә 9-11 сыйныф укучылары өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда махсуслаштырылган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды. Аны мәшгульлек үзәге оештырды.

Ярминкәдә 300гә якын шәһәр мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды, уку йортлары вәкилләре белән аралашты, шулай ук кирәкле һөнәрләр һәм эш бирүчеләр вәкилләреннән белгечлекләр турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International