Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә язгы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада шәһәр оешмаларының җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәтләре катнашты. Эш эзләүчеләргә хисапчы, идарә пульты дежуры, азык-төлек товарлары саучысы, сакчы, җыештыручы һ.б. эшләр тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук бар теләгәннәр катнашты.