Бала үзәктә тернәкләндерү курсы узган вакытта белгечләр ата-аналарның бик күп сорауларын җавап бирәләр.
Ата-аналарның күбесе дәресләр барышында, йомгаклау чараларында сорауларын бирәләр. Әмма хезмәт алучыларның уңайлыгы өчен мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель»тернәкләндерү үзәгендә кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен өстәмә мөмкинлек булдырылган. Моның өчен сорауны язып, махсус тартмага салырга кирәк. Тартма уңайлы урында урнашкан һәм аның белән бар теләгән кеше файдалана ала.
Шуның аркасында һәр мәсьәлә һәм сорау ишетелә һәм җавап, чишелеш таба.