Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә чаралар үткәрүне дәвам итә

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Кичә, 23 апрель көнне, Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы «Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән очрашты.

Мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Майя Алексеева предприятие хезмәткәрләренә штат кыскару аркасында эштән киткән очракта хезмәт хокукы нормаларындагы гарантияләр һәм гражданнарга компенсацияләр, шулай ук эштән кыскартылуларга дучар булган хезмәткәрләр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан тәкъдим ителүче хөкүмәт гарантияләре исемлеге белән таныштырды.

Барлыгы биш кешегә консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International