Апас халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Рассвет» үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Без – Тукай балалары» исемле рәсем бәйгесе үткәрде.
Чарада инвалид балалар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар катнашты. Бәйгенең максаты – патриотизм идеяләрен һәм шигърияткә мәхәббәтне пропагандалау, сәләтле балаларны ачыклау.