Яр Чаллыда эшмәкәрлек эшчәнлеген башлаучылар өчен мастер-класслар уза

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

2018 елның 20 апрелендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлеккә аяк басучылар өчен “Ничек максат куярга һәм аңа ирешергә” дигән мастер-класс үтте. Чараны эшмәкәр-тренер, коуч Наилә Калегина алып барды.

Семинар эшендә максатын дөрес куюны аеруча мөһим дип санаган, үз эшләрен оештырырга теләгән 20 кеше катнашты. Әлеге чара Кама арты эшлекле хатын-кызлар берләшмәсе, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә үткәреләчәк мастер-классларның беренчесе иде.

“Кулланучылар турында мәгълүматны ничек җыярга” һәм “Акча җәлеп итү стратегиясе” дигән мастер-класслар 24 апрельдә 11.30 сәгатьтә һәм 13.00 сәгатьтә булачак. Алып баручылар – Е.В. Машкова, маркетинг тикшеренүләр үзәге директоры, коуч, социаль эшмәкәр Ю.В. Шадрова.

27 апрельдә 13.00 сәгатьтә “Социаль челтәрләрдә алга этәрү” дигән мастер-класс узачак. Аны эшмәкәрлекне яңа башлаучылар Ассоциациясе җитәкчесе Динара Захарова алып барачак.

Мәшгульлек үзәгенең актлар залында үтәчәк чарада катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International