Шушы көннәрдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Наталия Кудряшова социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче гаилә балалары белән «Эмпатия» темасына дәрес үткәрде.
Әлеге чара гаиләдә балигъ булмаган балалар өстендә җәбер-золымны профилактикалау буенча ”Золымсыз тормыш” программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.
Дәреснең максаты – балаларга белем бирү һәм «эмпатия» төшенчәсенең мәгънәсенә төшенү, үз хисләреңне аңлау, шәхес үсешендә эмпатия үзенчәлекләрен аңлату.