"Апрель" үзәге белгечләре балаларның адаптив күнекмәләренең үсешенә аерым игътибар бирәләр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Усешләре чикләнгән балалар белән әшләгәндә, күп очракта игътибар аларның көнкүреш күнекмәләренә түгел, ә академик бемленәренә бирелә. Чынлыкта исә баланың үз-үзең кайгырта алуы, мөстәкыйльлеге аңа җәмгыятьтә үз урынын табарга, җайлашырга күбрәк ярдәм итә. Баланың яшенә, акыл үсешенә карап, күнекмәләр төрле булырга мөмкин.  Мондый күнекмәләр баланы зур тормышка әзерләүдә, мөстәкыйльлеген арттыруда мөһим роль уйныйлар.

«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә әлеге күнекмәләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Балалар белән шөгылләнгәндә белгечләр, чынбарлыкка туры килгән ситуацияләр тудырып, уен рәвешендә, балалар бакчасында, мәктәптә, урамда һәм башка урыннарда кирәкле булган күнекмәләргә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International