Агымдагы елның 25 апрелендә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан “Энергетик” Мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесе базасында шәһәрнең IX-XI сыйныф укучылары өчен махсус эш һәм уку урыннары ярминкәсе оештырылачак.
Чарада Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнашачак. Укучыларның нинди белгечлекләр булуы, укырга керү тәртибе һәм социаль гарантияләр, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алу мөминлеге булачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: ТР, Зәй шәһәре, Энергетиклар урамы, 6а йорты.
Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (85558) 7-15-43.