Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнен бәйрәм итү алдыннан бөтен Россия буенча ел саен «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелә. Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Солнышко» тернәкләндерү үзәге дә әлеге чарага кушылды.
23 апрель көнне 38 бала әти-әниләре белән берлектә «Георгий тасмасы. Без хәтерлибез, без горурланабыз» дигән чарада актив катнаштылар.