Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында шахмат уены буенча «Филгә каршы ладья» дигән мастер-класс үтте.
Приют тәрбиячесе Энҗе Хөснетдинова яшүсмерләргә шахмат уенының килеп чыгу тарихын сөйләде, уенның төп кагыйдәләрен искә төшерде, «җиңел» һәм «авыр» фигуралар төшенчәләрен аңлатты.