Чистайның «Юлдаш» интернат-йортының яшь инвалидлары Диана Меннанова, Светлана Ермолаева һәм Марина Липатова «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштылар.
Интернат-йортта яшәүче барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына балалар Георгий тасмасыннан ясалган брошка бүләк иттеләр. Тасма белән бизәлгән әйберләрне балалар иҗади дәресләрдә үз куллары белән ясады.