Мамадыш картлар һәм инвалидлар йөртында скандинавларча йөрү дәресләре үткәрелә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2017 елда "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектының "Спорт" номинациясендә катнашып, "Көчле рухлылар" проекты белән Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты җиңү яулады.

Бу грант акчасына спорт мәйданчыгы ясалды, скандинавларча йөрү өчен таяклар алынды  Скандинавларча йөрү технологиясе буенча күнегүләр өчен төркем дә оештырылды. Беренче көннән үк ун кеше теләк белдерде.

Бу технологиянең максаты – өлкәннәр һәм инвалидларның физик активлыгын ныгыту, ялларын оештыру, сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International