Яр Чаллының “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне текрнәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче консультацияләр үтте. Аларны Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Бахмутова алып барды.
Төркемле чара вакытында Е.А. Климов методикасы буенча тест үткәрелде. Шулай ук балалар белән һөнәри һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә узды. Аның барышында яшүсмерләр һөнәрләр дөньясы белән таныштылар, һөнәри эшчәнлекне дөрес сайлау, киләчәктә уңышлы кеше булуга китерәчәге турында белделәр.