Министрлык инвалидларга эш урыннары бүлеп бирү я булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы «Казанский вертолетный завод» ГАҖ генераль директорын РФ КоАП 5.42 статьясының 1 өлеше белән каралган административ хокук бозу кылуда гаепле дип танырга дигән карар чыгарды. Хокук бозучыга штраф рәвешендә административ җәза билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International