Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар.
Балалар үз күзләре белән махсус киемнәрне, җихазларны һәм техникаларны күрделәр. Киемнәрне кигән малайлар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр кебек тоя алдылар. Монда баларны янгын сүндерүчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар, Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу тарихы турында сөйләделәр.
Мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.