Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2018 елдан башлап олы яшьтәге шәһәрдәшләрне туплаган "Пульс" волонтерлар отряды" проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект 2017 елда «Иҗтимагый инициатива – 2017» республика бәйгесендә җиңү яулады.
Проектның бер юнәлеше булып олы яшьтәге волонтерларның, хәлләреннән килгәнчә, инвалидларга һәм өйдә социаль ярдәм алучыларга ярдәм итүләре тора. Хәлләрен белү, гозерләрен үтәү, телефон аша хәбәрләшү, йорт эшләрендә ярдәм, дөнья яңалыклары белән уртаклашу кебек чаралар аша үзләре дә көмеш чәчле әби-бабайлар бик саваплы эш башкаралар.
Мондый ярдәм һәрдаим оештырылып тора. 20 апрель көнне волонтерлар "Шатлык" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы Надежда Соколованың өендә булдылар.