"Богородский рай" үзәге социаль педагогы укучыларны Лев Толстой иҗаты белән таныштырды

2018 елның 20 апреле, җомга

Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы  Хөснетдинова Гөлназ  2018 елның 18 апрель көне балигъ булмаганнар белән «Л.Н. Толстой – балаларга» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.

Әлеге чара барышында балалар Л. Н.Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, яраткан язучының әсәрләрен һәм геройларын искә төшерделәр.

Чара ахырында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар,үзләрен кызыксындырган   сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International