Эшсез гражданнарны социаль җайлаштыру

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018нче елның 19-20нче апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Бинк” өстәмә һөнәри белем бирүче эшлекле социаль клубы белгече Алсу Вылегжанина Мамадыш районының эш белэн тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр өчен социаль җайлаштыру дәресе уздырды.

Бу чараның төп максаты – эшсез калучыларга эш эзләү чорында очраган авырлыкларны җиңү юлларын аңлату.

15 эш эзләүче һәм бер физик мөмкинлекләре чикле булган кеше мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләре, үзең турында резюме язу, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә кору, үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтә белү турында күнегүләр уздылар.

Чара ахырында һәр катнашучыга эш эзләү буенча аның өчен махсус төзелгән язма киңәш-тәкъдим бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International