2018 елның 20 апрелендә «ДоброГод» акциясе кысаларында «Волонтер» үзәге активистлары, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Балтач гимназиясенеңпедагог-оештыручысы Равилә Шәрипова җитәкчелеге астында, «Старт Года Добровольца» дип исемләнгән флешмоб үткәрде.
Әлеге акциянең максаты – хәйриячелекне киңәйтү. Бу флешмобта барлыгы 34 бала катнашты. Активистлар барлык район халкын чарада актив катнашырга чакырдылар.