Һөнәр сайлауга әзерлек – шәхеснең һәрьяклап гармонияле үсешенең аерылгысыз өлеше, шуңа күрә Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшчәнлекләрендә бу юнәлешкә зур игътибар бирәләр.
Яшүсмерләргә үзләренең һөнәри билгеләмәләрен табуга ярдәм йөзеннән ай саен төрле экскурсияләр, һөнәрдә үзеңне сынап караулар оештырыла. Шулай, апрель аенда шәһәрдә уздырылучы “Чаллыда эшлә!” һөнәри акция кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында хәйрия рәвешендә осталык дәресе үтте.
Чараның мавыктыргыч һәм эчтәлекле программасы анда килүчеләрнең белем дәрәҗәсен арттыруга, ә җылы рухи даирә яхшы кәеф булдыруга этәргеч ясады. Яшүсмерләр үз куллары белән симит төрек милли камыр ашы, фокачча итальян икмәген пешерделәр, банан белән сөтле коктейль ясадылар һәм хезмәтләренең нәтиҗәсеннән чын ләззәт алдылар.
Катнашучылар уздырылган чарадан канәгать калдылар, осталык дәресен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан яшь пешекчеләргә актив катнашулары өчен сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мондый чаралар балигъ булмаган балаларда төрле хезмәт төрләренә карата кызыксыну уята, хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияли.