"Асылташ" приюты карамагындагы балалар үз хезмәт җимешләрен татыйлар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

“Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче “Курносики” төркеме балалары беренче яшел суган уңышын алдылар. «Яшь экологлар» түгәрәге дәресендә «Курносики» төркеме балалары яшел суган утырттылар, ай дәвамында аңа су сиптеләр, җирен йомшарттылар.

Балалар әлеге эшләрне тәрбияче Гөлҗихан Сайдуллаева җитәкчелегендә башкарды. Үзләренең хезмәтләре белән балалар бик канәгать калдылар, яшел суганны алар ашханәдә ашка салып ашыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International