21 апрель көнне Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ласка” социаль приютында "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" Бөтенроссия экологик өмәсе старт алды.
Тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләр әле кар эреп бетмәсә дә, приютның әйләнә-тирәсен кышкы чүп-чардан җыештыру максаты белән актив эшкә керештеләр. “Язга һәм чисталыкка юл!" девизы белән барысы да бик тырышып эшләделәр, чөнки нәкъ менә күмәк эшләрдә ихтыяр көче ныгый, дуслык бәйләнеше көчәя.